Кысла тоткан өчен 100 сәгать мәҗбүри эшләячәк
Яңалыклар тасмасы

Кысла тоткан өчен 100 сәгать мәҗбүри эшләячәк

Ул август аенда 67 кысла тота.

Тукай районы суды 37 яшьлек шәһәрдәшебезгә хөкем карары чыгарды. Идел буе транспорт прокуратурасы хәбәр итүенчә, ул судагы биологик ресурсларны законсыз тотуда гаепләнә.

Рәсми рәвештә беркайда да эшләмәүче ир-ат август аенда Камада моторлы көймәдә йөзә.Ул кысла тоту өчен тыелган ятьмәләр ярдәмендә 67 кысла тота. Зыян күләме 7 мең сумнан артып китә.

Ир-ат әлеге сумманы тулысы белән кайтара. Ятьмәләр юк ителә. Җәза буларак ир-атка 100 сәгать мәҗбүри эш билгеләнде. 

 

Фото https://ru.freepik.com сайтыннан

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев