Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Кышны көттегезме?

«Кичкә юллар чип-чиста булачак», - дип ышандыралар «Автомобиль юллары предприятиесе»ндә.

Салкыннардан соң, ниһаять, кыш килде. Чаллыда бүген иртәнгә 10 см-дан артык кар яуды. Юлларда – кар боламыгы. Бөкеләр хасил булды. «Кичкә юллар чип-чиста булачак», – ди ышандыра «Автомобиль юллары предприятиесе» директоры урынбасары Илшат Гилмиев. Шәһәр проспектларына 101 техника чыгарылды. График буенча 120 кар чистартучы эшли. 

«Иң беренче чиратта автобуслар йөри торган проспектларны чистартабыз. Куркынычсызлыкны тәэмин итү бурычы тора. Карны читартып бетерергә техника җитәрлек. Төягечләр, КАМАЗлар, кар этүче техника, себерүче тракторлар... – барлыгы 6 колонна», – дип белдерде Илшат Гилмиев. 

Тотрыксыз һава торышы юллар сыйфатына да тәэсир итми калмый. Өске катламы гына түгел, аскы өлешедә зыян күрә. «Быел юлларны күбрәк төзекләндерергә туры килә», – дип сөйләгән иде «Автомобиль юллары предприятиесе» директоры Марат Анисимов. 

Узган ел, киресенчә, карлы булды. Алдагы ел белән чагыштырганда 3 тапкырга күбрәк явым-төшем яуды. Шәһәрдән 1 млн 400 мең куб метр кар чыгарылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев