Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кышын руль артында үзеңне ничек тотарга?

“Шәһри Чаллы”да - туры эфир”га ЮХИДИнең пропаганда бүлеге өлкән инспекторы Рузил Заһидуллин килде.

Кыш гел көтмәгәндә килә дисәләр дә, быел ул озаграк көттерде. Әмма, бер көндә чып-чын кыш буласын беркем дә көтмәгән иде. Буранлый-буранлый яуган кар бер айлык норманы тәшкил итте булса кирәк. Бу хәл автомобиль йөртүчеләрне аеруча да кыен хәлдә калдырды. Бу хакта Чаллыда һәм, гомумән,  юлларда бермә-бер арткан аварияләр саны да сөйли. 


Бу уңайдан “Шәһри Чаллы”да - туры эфир” рубрикасында ТР Чаллы буенча ЮХИДИнең пропаганда бүлеге өлкән инспекторы Рузил Заһидуллин белән әңгәмә корып алырга булдык. 


Инспектордан киңәшләр:
1.    Кышкы сезонга күчкәндә иң беренче үзеңне, психологик торышыңны әзерләргә кирәк. Үзегезнең юлга чыгарга әзер булуыгызны аңлаган очракта гына руль артына утырыгыз.
2.    Тәгәрмәчләрне кышкыларына вакытында алыштырыгыз.
3.    Тизлек режимын һәм тиешле дистанцияне саклагыз. Тизлекне җәйге режимга карый кимерәк, ә дистанцияне артыграк тоту яхшырак. Чөнки кыш көне, барыбыз да белә, тормоз юлы күпкә арта. Моны истән чыгармаска кирәк. 
4. Җәяүлеләр юлына якынайганда тизлекне киметегез.

Шулай ук инспектор, автомобиль йөртүчеләргә мөрәҗәгать белән чыкты. “Проспект буйларында машиналарыгызны озак вакытка калдырмасагыз иде. Бигрәк тә төнге һәм иртәнге якларда,-диде ул. - Чөнки кар чистарту техникалары эшли. Бер-ике автомобиль торган очракта да, кар чистартучы машиналар аларны урап узарга мәҗбүр була. Ә бу исә проспектлардагы тулы бер полосаны кулланышка яраксыз итә.”


Тагын бер мөһим проблемага тукталып китте инспектор. Бу хакта күпме генә сөйләсәң дә аз булмас. Ул куркынычсызлык каешларына кагыла. Статистикага күз салсак, быел Чаллы юлларында 11 үлем-китем теркәлгән. “Һәлак булучыларның 5се автомобиль белән идарә итүчеләр. 4 очракта машина йөртүчеләр куркынычсызлык каешларын эләктермәгән булган. Мисал өчен, беренче автомобиль юлында булган авариядә йөртүче машина белән идарәне югалта һәм баганага килеп бәрелә. Ашыгыч ярдәм машинасы килгәнче ул урында җан бирә. Куркынычсызлык каешларын эләктергән булса, бәлкем, ул исән калган булыр иде,”-диде Рузил Заһидуллин.

Форсаттан файдаланып, инспекторның үзе белән дә танышып киттек. Рузил Рим улы тумышы белән Чаллыдан. Балачагы һәм үсмер чагы Кама Аланы шәһәрендә үтә. Мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт педагогия университетының татар филологиясе факультетында белем ала. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, ул үзенең балачак хыялын тормышка ашырырга була. Чаллының юл хәрәкәте һәм иминлеге дәүләт инспекөциясенә эшкә килә. Читтән торып юридик белем ала. Бүгенге көндә Рузил Заһидуллин әлеге хезмәттә 17нче елын эшли. 
  

 

Сөйләшүнең видео-язмасын Вконтакте төркемендә карый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев