Кытайга киләсе ел ахырына кадәр визасыз барып була
Яңалыклар тасмасы

Кытайга киләсе ел ахырына кадәр визасыз барып була

Бу илдә күпме торырга була?

Кытай Россия гражданнары өчен визасыз режимны 2027 елның 31 декабренә кадәр озайту турында карар кабул итте. 
Кытай Халык Республикасы Тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Го Цзякунь әйтүенчә, карар ике ил арасында кешеләр алмашуны алга таба гадиләштерү өчен кабул ителгән. Гадәти чит ил паспортлары булган Россия гражданнары бизнес алып бару, туризм, истәлекле урыннар белән танышу, туганнары һәм дусларының хәлен белү максатыннан 30 көннән дә артык булмаган вакытка Кытайга визасыз керә ала.
Татарстанда «туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты тормышка ашырыла.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


илкүләм проектлар Кытайга визасыз

Нет комментариев