Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кызамык чиреннән сак булыгыз!

Чаллыда авыручылар саны арта.

Кызамык (корь) - тиз йогышлы авыру. Организмга вирус эләккәч тә үзен 7-17 көн сиздермәскә мөмкин. Аннары гына тән температурасы 38-40 градуска кадәр күтәрелә, тамак авырта, томау төшә, ютәлләтә, хәлсезлек күзәтелә башлый. Күзләр кызара, аскы урт тешләр тирәсендәге яңакларга казыл кайма белән әйләндерелеп алынган ак таплар чыга. Соңыннан әкренләп тәнгә тимгелләр чыга. Шунысы бар: әлеге чир эзсез узмый. Отит, гайморит, бронхит, пневмония, гепатит һәм пиелонефрит кебек авырулар китереп чыгара. Иң куркынычы – кызамык энцефалиты һәм менингиты. Андый вакытта кеше гомере өзелергә мөмкин. 

Аеруча бала көтүче аналар куркыныч астында. Вирус плацента аша карындагы балага зыян салырга мөмкин. Табиблар сак булырга чакыра һәм кызамыктан саклануның бердәнбер чарасы итеп вакцинацияне атый. Аны балаларга 1 һәм 6 яшендә ясыйлар. Прививка ясатмаган һәм кызамык белән чирләмәгәннәргә 35 яшькә кадәр вакцина ясатырга кирәк. Медицина, сәүдә, социаль һәм коммуналь өлкәләрдә эшләүчеләргә - 55 яшькә кадәр. Прививка ясату бушлай. Бары тик яшәү урыны буенча теркәлгән шифаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. 

Чаллыда кызамык авыруы 7 кешедә ачыкланды. Аларның 6сы - балалар. Бу хакта монда язылган. 

Фото freepik.com сайтыннан алынды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кызамык