Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кызны дуңгыз түгел, кеше үтергән

Яшүсмерне үтерүче гаебен таныган.

Красноярск краенда дуңгыз абзарында 17 яшьлек кызның мәете табылуы турында язган идек. 

Үсмерне дуңгызлар түгел, күршесе, үтереп, мәетен хайваннарга ташлаган булырга мөмкин. Бу хакта федераль каналдагы бер тапшыруда әйттеләр. 
Якынча мәгълүматларга караганда, гаиләнең күршесендә яшәүче Игорь Заика вафат булган кызның әтисендә эшләгән һәм аңа үпкәсе булган.

Кызның әти-әнисе Красноярск шәһәренә киткәч, эчеп ул җитәкчесенең дуңгызларын суярга барган. Абзарда мал ашатып йөрүче кызга юлыккан. 

Заика шунда, кулына таяк алып, үсмернең башына каты итеп суккан һәм качкан. Дуңгызлар кызның мәетен кимергән. Шул сәбәпле башта кызны үтерүдә үгездән һәм дуңгызлардан шикләнгәннәр.

Үтерүче үз гаебен таныган. Бу хәл буенча җинаять эше кузгатылган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

6

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үлем-китем вәшхилек