«Кызым, газетаны алып кайтырга онытма!»
Яңалыклар тасмасы

«Кызым, газетаны алып кайтырга онытма!»

Кы­зым «Бу­лат-М» пред­при­я­ти­е­сен­дә эш­ли. Җом­га са­ен «Шәһ­ри Чал­лы» га­зе­та­сын алып кай­та.

Бу көнне мин аны: «Газета алып кайтырга онытма, кызым», – дип эшкә озатып калам. Вакытымның күп өлешен догалар, Коръән укуга сарыф итсәм дә, газетаны да яратып укыйм. Аллаһының рәхмәте яусын, бик матур, эчтәлекле газета чыгарасыз. Яраткан җырчыбыз Хәния Фәрхи турындагы истәлекләрне көтеп алам, үзем укыгач газетаны дус-туганнарга, күршеләргә бирәм. Көтмәгәндә мәңгелеккә киткәнгәме, Хәниянең үлеме күпләрне тетрәндерде. Мөлаем, матур киенеп сәхнәләргә чыгып, тормышчан, халыкчан җырлар башкарганга бик яраттык бит үзен. Редакция хезмәткәрләре милләтне, туган телне саклауга зур өлеш кертә. Укучыларыгыз артсын, кызыклы темалар, үрнәк шәхесләр табылып  торсын.

Фидания Ганиева, мәгариф ветераны.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


подписка2022

Нет комментариев