Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Күзкәй үзешчәннәре авыру балага 125 меңнән артык акча җыйды - ФОТОРЕПОРТАЖ

30 апрельдә шәһәрнең балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда (22/4) Наил Гаетбаевның «Кызлар килде авылга» дип исемләнгән хәйрия спектакле булды.

Спектакльне Тукай районы Күзкәй мәдәният йортының «Нур» театр коллективы үзешчәннәре куйды. Чарадан кергән акча кечкенә кызчык – Ралия Шәвәлиева гаиләсенә тапшырылды.

– Ралия – минем оныгым ул, кызым Лилиянең нарасые. Туганда ук сабыйга инсульт булды. Шуннан исә көннәр, айларга киткән тернәкләнү курслары, төрле хастаханәләрдә дәваланулар китте. Кечкенәбез Ралия хәтта башын да тотып тора алмый иде. Утырып тору да, йөрү дә бик кыенга туры килде. Кайда гына йөртмәдек тә, нәрсәләр генә эшләп карамадык без. Барыбер файдасы булды, Аллага шөкер. Ралия хәзер йөри, әмма бик начар һәм ул аяклары сызлаудан интегә. Безгә табиблар ортез дип исемләнгән махсус аяклар өчен корсет алырга тәкъдим иттеләр. Аның ярдәмендә Ралиянең йөреше дә үзгәрәчәк, йөрергә уңайлы да булачак. Ортезның бәясе 126 000 сум. Күзкәй мәдәният йорты үзешчәннәре белән күмәк сөйләштек тә, Ралиягә ярдәмгә алындык. Халыктан болай гына акча җыясы килмәде. Шундый яхшы спектаклебез бар безнең. Шуны менә Чаллы халкына тәкъдим итәргә булдык, – дип сөйли Күзкәй мәдәният йортының «Нур» театры артисткасы, спектакльне сәхнәгә кую буенча мөдир Роза Асылмәрдәнова. 

– Спектакль була дигән хәбәрне социаль челтәрләргә үзем тараттым. Аллага шөкер, кешеләр кызыксынып яза башладылар. «Кызганыч, килә алмыйбыз. Әмма акча болай гына җибәрәбез», диючеләр шактый булды. Бу, әлбәттә, бик сөендерә, – дип сүзгә кушыла оештыручы Алия Җиһаншина. 

2020 елгы гына булган кечкенә Ралиягә акча җыю нилектән барлыкка килгән? Сабый нәрсәгә авырлыкларга дучар булган соң? 

– 7 айга хәтле сабыебыз бөтен сәламәт бала кебек үсә башлады. Барысы да әйбәт кебек иде. Әмма Ралиягә прививка ясарга ярамаган. Табибларның да карап бетермәве... Үзебезнең дә гаеп бардыр... Шуннан соң китте инде!.. Ралиянең бик югары температурасы булды, бөтен тәне кызыл тимгелгә батты, баш миенә зыян килде. Йөрмәгән җиребез калмады! Үзем табибларга бара идем: күрсәттем, караттым. Ничә тапкыр хастаханәләрдә ятып чыкканны әйтеп тә бирә алмам кебек. Ул Чаллы, Казан, Курган, Мәкәү дисеңме... Хәзер исә иң мөһиме – артка таба юнәлеш булмасын! Әкрен генә булса да сәламәтләнү юлына басарга иде! Шуның өстендә күп эшләргә кирәк. Алла кушып, аякларына ортез алсак, аннары бил өлешенә дә махсус корсет алырга планлаштырабыз, – дип сорауларыма җавап бирде Роза ханым Асылмәрдәнова.

Чаллының иҗат сараенда күзкәйлеләр «Кызлар килде авылга» дип исемләнгән комедия күрсәттеләр. Залда кеше шактый җыелган. Бөтенесе дә изге эшкә, хәйриягә үз өлешләрен керткәннәр. Спектакль чын мәгънәсендә кызык та, уйландыра торган булды. Рәхәтләнеп көлеп утырды җыелган халык. Артистлар да шундый ышандырырлык итеп уйнадылар. Аларга «Афәрин!» диясе генә кала. 

Спектакль тәмамлангач, тамашачыларның кул чабуы астында сәхнәгә Ралия үзе һәм әнисе Лилия чыктылар. Аларга 125 меңнән артык акчаны кулларына тапшырдылар. Күзкәй артистлары исә көчле сабыйга чәчәк бәйләме белән йомшак уенчык бүләк иттеләр. Соннан тыш әлеге изге эшкә алынган һәрбер кешегә чын күңелдән рәхмәт әйтелде!

Сүз уңаеннан, Шәвәлиевлар гаиләсенә булышырга теләүчеләр өчен карта номерын калдырабыз: 5336 6901 3556 1381 Алия Фидаиловна. Кылган изгелегегез үзегезгә меңе белән киреп әйләнеп кайтса иде!  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев