Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Лаеклы хезмәт хакы алып була

Ел башыннан кадрлар үзәгенә 1695 кеше эшкә урнаштыруны сорап мөрәҗәгать иткән. 1183 кеше рәсми рәвештә эшсез булып теркәлгән. Бүгенге көндә шәһәрдә эшсезлек дәрәҗәсе 0,42 процент. Республикада бу күрсәткеч 0,53 процент.

Мәшгульлек үзәге директоры Татьяна Быданова әйтүенчә, кадрлар үзәгенең мәгълүмат базасында 5627 вакансия бар. Ел башыннан 909 кеше эш белән тәэмин ителгән, эшсезлек буенча барлыгы 22 млн 926 сум компенсация түләнгән. «Мариупольдән күченеп килергә мәҗбүр булучыларны эшкә урнаштыру буенча эшләр дәвам итә. Теләүчеләрнең барысы да диярлек эшкә юллама алды», – диде Татьяна Быданова.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Чаллыда 100-300 мең сумлык эш хакына хезмәткәрләр эзләүче предприятиеләр барлыгын да әйтте. «Шәһәрдә эш бар. Мәсәлән, 1С программасы буенча эшләүчеләргә 100 мең сумнан артык хезмәт хакы вәгъдә итәләр. 
Бу – начар түгел. Әмма моның өчен диваннан торып, компьютердан аерылып, укырга барырга һәм эшкә урнашып лаеклы хезмәт хакы алырга кирәк. Лаеклы яшәргә теләүче кешегә мөмкинлекләр бар. «Джава» компаниясе 300 мең сумнан артык хезмәт хакына кешеләр чакыра... Кирәкле һөнәргә укып, Чаллыда да лаеклы тормышта яшәп була», – диде ул. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X