Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Лаеклылар Президент белән очраша

Халыкара хатын-кызлар көне - 8 Март уңаеннан, Чаллыдан иң лаеклы 25 хатын-кызы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга бара. Әлеге тантана Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында үтәчәк. Чаллы делегациясе составында шәһәр хуҗалыгының төрле өлкәләрендә эшләүче вәкилләр: педагоглар, табиблар, завод эшчеләре, төзүчеләр, эшмәкәрләр, шулай ук "Ел хатын-кызы" шәһәр бәйгесендә финалга...

Халыкара хатын-кызлар көне - 8 Март уңаеннан, Чаллыдан иң лаеклы 25 хатын-кызы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга бара. Әлеге тантана Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында үтәчәк.

Чаллы делегациясе составында шәһәр хуҗалыгының төрле өлкәләрендә эшләүче вәкилләр: педагоглар, табиблар, завод эшчеләре, төзүчеләр, эшмәкәрләр, шулай ук "Ел хатын-кызы" шәһәр бәйгесендә финалга чыккан хатын-кызлар. Бәйрәм программасы, гадәттәгечә, республикакүләм бәйгеләрдә җиңгән гүзәлләрне котлап, хөкүмәт бүләкләре тапшырудан башлана. Аннан соң театр һәм эстрада артистлары катнашында зур концерт була. Әлбәттә, Президент белән очрашудан һәр хатын-кыз истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме белән кайтачак.

Исегезгә төшерәбез, узган елгы "Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз күзлегеннән" республикакүләм бәйгесендә Чаллының 4нче музыка мәктәбе директоры, "Мизгел" җыр театры сәнгать җитәкчесе Нәфисә Әхмәтшина бөтен Татарстанга танылган иде. Талантлы музыка белгече "Хатын-кыз - мәдәният һәм рухият көзгесе" номинациясендә җиңү яулады. Быелгы бәйгедә дә Чаллы гүзәлләре сынатмас, дигән теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев