Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ләйлә Фазлыева: «Алар белән горурланабыз, алар безгә яшәргә мөмкинлек бирә»

Премьер-министр урынбасары хәрбиләр һәм аларның гаиләләренә күрсәтелүче ярдәм чаралары турында сөйләде.

Татарстанлылар махсус хәрби операциядә катнашучылар белән горурлана, алар безгә тыныч яшәргә мөмкинлек бирә. Бүген бу хакта патриотик марафон вакытында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева белдерде.

«Махсус хәрби операциядә катнашучылар, ир-атларыбыз, бүген илебезнең иминлеген тәэмин итә. Без аларга рәхмәтле, һәм мин, республиканың хатын-кызлар өлеше вәкиле буларак, махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашканда, барыбызның да алар белән горурлануыбыз турында әйтүдән туктамыйм. Бүген аларның алгы сызыкта булулары белән һәм безгә яшәргә, назлы, йомшак булып калырга мөмкинлек бирүләре белән горурланабыз», – дип сөйләде ул.

Премьер-министр урынбасары махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары турында сөйләде. Беренче чиратта, ул хәрбиләрнең балаларына күрсәтелүче ярдәм турында искә төшерде.

«Республикада махсус хәрби операциядә катнашучыга ай саен 20 мең сум түләү билгеләнгән. Бүгенге көндә 12 763 бала әлеге ярдәм чарасы белән тәэмин ителгән», — дип билгеләп үтте ул.

Моннан тыш, балаларга белем алырга ярдәм итәләр: махсус операциядә катнашучыларның балалары уку йортларына керүдә өстенлеккә ия. Ә бала туган гаиләләргә яңа туган бала өчен комплект бирелә, дип сөйләде Премьер-министр урынбасары.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга шулай ук белем алырга һәм эшкә урнашырга ярдәм итәләр. Аларга психологик ярдәм күрсәтәләр, социаль адаптация белән булышалар. Медицина хезмәте — тагын бер ярдәм чарасы. Ул республика госпитальләре аша Казанда һәм Чаллыда күрсәтелә. Моннан тыш, Татарстанда Россия Саклану министрлыгы госпитале дә бар, дип өстәде Фазлыева.

Исегезгә төшерәбез, 17 октябрьдә Татарстанда контракт буенча хәрби хезмәткә ярдәм өчен «ВСЕ СВОИ» масштаблы патриотик акция уза. Марафон көне буе 10.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Теләге булган һәркем контракт хезмәте һәм махсус хәрби операция турында актуаль мәгълүмат, шулай ук геройлар тарихы һәм социаль ярдәм чаралары турындагы сорауларга җаваплар ала алачак.

Тулы трансляцияне ТНВ телеканалында, ВКонтакте социаль челтәрендә «Татарстан Республикасы» рәсми берләшмәсе сәхифәсе аша, социаль челтәрләрдә карарга, «Бим-радио» да, «Күңел» радиосы, «Авторадио»да, «Ди-ФМ»да тыңларга мөмкин. Тамашачылар heroes-tatarstan.ru сайтына кереп яки «кайнар линия»нең 117 телефоны аша яки QR код аша контакт үзәге чатына кереп, контракт хезмәте турында сорауларын бирә алачак.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, республикада контракт буенча хезмәткә сайлап алу пунктлары, 117 нче колл-үзәк эшли, анда барлык кызыксындырган сорауларга җавап бирергә һәм ярдәм күрсәтергә әзерләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татарстан МарафонВСЕСВОИ СВО ВСЕСВОИТМ