Шул рәвешле ул Халыкара акциядә катнаша
Бүген 22 сентябрь - Халыкара автомобильсез йөрү көне. Аның максаты җәяү һәм велосипедта йөрүнең уңай якларына, машинаның табигатькә зыян салуына игътибарны арттыру. Чөнки атосфераны пычратуның 70 проценты автомобильләргә карый.
Әлеге чарада дөньядагы төрле шәһәрләрдән 100 миллионнан артык кеше катнаша. Шәһәрдәшебез, “Татэнерго” АҖ Яр Чаллы җылылык челтәрләре предприятиесенең җәмәгатьчелек белән эш белгече Ләйсән Ханова да шул исемлектә. Аннан тәэсирләре турында сораштык.
- Бүген мин Бөтендөнья автомобильсез йөрү көне уңаеннан, эшкә гадәттәгечә, машинада түгел, ә велосипедта килдем.
Әйе, җайлыга өйрәнелгән: машинада тиз дә, рәхәт тә. Велосипедта барасы булгач, иртәрәк торырга кирәк. Сумканы да башкача тутырасы. Әмма уйлап караганда, боларның бит берсе дә проблема түгел. Кемнең эше машина белән бәйле, кем ерак яши, алар, сүз дә юк, велосипедны сайлый алмый. Ә мин бер көн булса да, булдыра алам: бердән, экологиягә файда, икенчедән, хәрәкәт. Ә хәрәкәт ул – яшәү, хәрәкәт ул – энергия.
Иптәш кызым Резеда да шулай ди. Дустым инде озак еллар рульдә, әмма ул иртә яздан караңгы көзгә кадәр велосипедта йөри. Ул КАМАЗда эшли, без бүген эшкә аның белән икәүләп велосипедта килдек.
Велосипед гомумән, миңа якын ул. Без башлангычны тәмамлагач, күрше авылларга йөреп укыдык. Башта 9 нчыга кадәр 3 чакрым, аннан 10-11 не 7-8 км ераклыктагы авылларда укыдык. Транспорт йөрми, юлыбыз урман аша. Шунда велосипед ярдәмгә килә иде инде. Дөрес, юл нык комлы һәм без ярты юлны утырып түгел, ике аяклы дустыбызны өстерәп алып барыр идек. Әмма бары юл җайлырак тоела иде.
Шәһәрдә асфальт юлдан җилдерү ни инде ул. Бөтен җирдә велосипедчылар өчен юлы да булса, әлбәттә, тагы да җайлырак булыр иде. Юлларны кагыйдә буенча узарга тырыштык, велосипедтан төшеп. Ә кайбер машина йөртүчеләр безне ерактан ук күреп үткәрделәр. Күңелле, әйлбәттә, без дә аларга елмаеп сәлам биреп киттек.
Велосипедчылар исә шактый күп шәһәрдә. Алар арасында минем кебек бер көнгә утырганнары да бардыр, дустым Резеда кебек көн саен йөрүчеләре дә күптер.
Һава торышы да бүген искитмәле булды. Ни дим, безгә еш кына мотивация җитеп бетми икән. Гәрчә, аны эзлисе дә юк бит – һавада күбрәк булу, күбрәк хәрәкәтләнү, шул исәптән, гадәти җәяү йөрү дә – ул безнең сәламәтлек турында кайгыртуыбыз. Бу иң зур мотивация. Түгелме?, – дип уртаклашты шәһәрдәшебез.
Нет комментариев