Һәлакәттә ике кыз үлгән
Яңалыклар тасмасы

Һәлакәттә ике кыз үлгән

Югары тизлектәге машина юл кырыена төшеп киткән.

Кичә кич Татарстанның Чүпрәле районы Татар Шатрашаны авылы янында юл-транспорт һәлакәте булган.  Югары тизлектәге «Лада» машинасы юл читенә төшеп киткән. «Машинада йөртүчедән тыш, ике кыз булган. Кызлар авария урынында ук үлгән. Машина йөртүчене ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәткәрләре хастаханәгә алып киткән», – диләр әлеге коточкоч фаҗигане күргән кешеләр.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


02 увд мвд полиция хокук полиция фаҗига

Нет комментариев