Югары суд аның фатирын Полина Лурьега калдырды.
Кичә РФ Югары судының гражданлык эшләре буенча суд коллегиясе күренекле җырчының фатирын сатуга кагылышлы эшне карады.
РФ Югары суды Түбән инстанцияләр судлары карарларын гамәлдән чыгарды һәм Лариса Долинның Полина Лурьега карата дәгъвасын канәгатьләндерүдән баш тартты.
Фатир сатып алучының җырчыны фатирдан чыгару турындагы дәгъвасы Мәскәү шәһәр судына яңадан җибәрелде.
Россия Югары суды бәхәсле фатирга милек хокукын Полина Лурьеда калдыру турында карар кабул итте.
Югары суд карары игълан ителгәннән соң ук законлы көченә керде.
Моңа кадәр җырчы Беренче каналда Лурьега фатир бәясен тулысынча кайтарам дигән иде.
Нет комментариев