Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Автокалада «Лебеди над Челнами-2022» бәйгесе җиңүчеләрен котладылар

Бәйге нәтиҗәләре буенча, «Шәһри Чаллы» газетасы журналисты Айзирә Имамова 2 дәрәҗә лауреат исеменә лаек дип табылды.

«Камаз» мәдәният сараенда «Лебеди над Челнами-2022» россиякүләм бәйгесенең лауреатларын, финалистларын һәм катнашучыларын бүләкләделәр. Чарага җирлегебез талантларыннан кала, Башкортостан һәм Россиянең башка шәһәрләреннән дә катнашучылар килде. 

Конкурс нәтиҗәләре буенча, Чаллыда яшәп иҗат итүче каләм ияләре Роза Хәмидуллина, Фәридә Сәхәбиева - катнашучы, ә Флорит Хәмитов финалист дипломнарына ия булдылар. Хезмәттәшебез, "Шәһри Чаллы" газетасы журналисты Айзирә Имамова 2 дәрәҗә лауреат исеменә лаек дип табылды. Шәһәрдәшләребезне чын күңелдән котлыйбыз!


Конкурска килгәндә, “Лебеди над Челнами” ул - өч яшь категориясендә рус һәм татар телендә үткәрелә торган россиякүләм әдәби бәйге. Катнашучыларның проза, поэзия, әкиятләр номинациясендә осталыклары бәяләнә.

Чара “Камаз” мәдәният сарае хезмәткәре, Россиянең һәм Татарстанның язучылар берлеге, шулай ук Россиянең әдәби фонды әгъзасы, автор- башкаручы Ольга Кузьмичева-Дробышевская башлангычы белән инде икенче ел рәттән оештырыла. “2016 елда шәһәркүләм бәйге буларак башланып киткән әлеге конкурска быел да Россиянең төрле төбәкләреннән әсәрләр кабул иттек. Инде чит илләрдә яшәүчеләр дә катнашырга теләк белдерә. Алга таба милли конкурс статусын алырбыз дип өметләнәм,”- диде Ольга Владимировна үз чыгышында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев