Легаль булмаган пиротехника сату буенча рейдлар башланды
Оператив-профилактик чара 2021 елның 14 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.
Тәртип сакчылары пиротехниканы легаль булмаган төстә сатуны ачыклау, пиротехник продукцияне санкцияләнмәгән (урам) сату фактларына чик кую өчен рейдлар үткәрәчәкләр, аны сатып алу, саклау, сату һәм куллану кагыйдәләрен аңлатачаклар. Оператив-профилактик чара 2021 елның 14 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, көнкүреш билгеләнешендәге пиротехника әйберләрен ваклап сату кибетләрдә, кибет бүлекләрендә, павильоннарда һәм киоскларда сатылырга тиеш. Инструкциядә петардалар, бенгаль утлары һәм фейерверклар куллану өчен кагыйдәләр язылган булырга тиеш.
Пиротехника әйберләрен сату кагыйдәләрен бозган өчен РФ КоАП 14.2 статьясы буенча административ җаваплылык каралган. (Товарларны (башка әйберләрне) законсыз ,ирекле сату тыела яки чикләнә). Әлеге статьяның санкциясе административ хокук бозу предметларын конфискацияләү белән бер мең биш йөз сумнан кырык мең сумга кадәр административ штраф рәвешендә җәза бирүне күздә тота.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев