Пациент ике атна табиблар күзүтүе астында булган
Лениногорск табиблары «ювелир» төгәллек таләп иткән операция ясадылар — пациентның сукыр эчәгеннән эндоскопия ысулы белән металл теш протезын алдылар. Бу очрак заманча аз инвазив технологияләр куллануны таләп итте.
Пациент ике атна дәвамында Бөгелмә үзәк район хастаханәсендә күзәтү астында була. Чит предмет табигый юл белән чыкмагач, Бөгелмә табиблары пациентны Лениногорскка җибәрергә карар кыла.
Лениногорск үзәк район хастаханәсенең (ЦРБ) эндоскопия бүлегендә пациентка тиз арада ярдәм күрсәтелә. Протезны чыгару колоноскопия ысулы белән, махсус эндоскопик элмәк ярдәмендә башкарыла. Бу алым зур хирургик кисүләрсез эшләргә мөмкинлек бирә һәм пациент өчен куркынычны киметә.
Нет комментариев