Лицей-интернатта милли бәйрәм узды
Ул халыкара туган тел көненә багышланган иде.
Бүген - халыкара туган тел көне. Шул уңайдан Г.Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатта бик матур бәйрәм үтте.
Бәйрәм фойедан ук башланып китте. 6нчы сыйныф укучылары милли киемнәрдән киенеп, Сабантуйга бүләк җыю күренешен күрсәттеләр. Аннары халкыбызның яраткан уены - йөзек салыш уйнадылар. Җәзага таручылар туган телебездә җырладылар.
Икенче катта халкыбызның милли ризыкларыннан, бизәнү әйберләреннән күргәзмә оештырылган иде. 5 сыйныф укучылары кунакларга милли ризыклар, бизәнү әйберләре турында сөйләделәр. Актлар залында укучылар татар телендә туган телгә багышланган шигырьләр укыдылар.
Лицей-интернат директоры Фирдүсә Әюпова укучыларның мондый чараларда теләп катнашуларын билгеләп үтте.
"Малайлар һәм кызлар бу бәйрәмгә бик тырышып әзерләнделәр. Фотозоналар ясадылар, күргәзмә өчен кыстыбый, чәкчәк, гөбәдия кебек милли ризыклар пешерделәр. Укытучылары белән бергә кул эшләре ясадылар", - диде.
Республиканың Г.Тукай премиясе лауреаты, күренекле язучы, ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин халыкара туган тел көненең тарихына тукталды.
"1953 елда Бенгаль студентлары туган телләрен яклап забастовкага чыкканнар. Күбесе һәлак булган. Әлеге чараның әһәмиятен, Бенгаль студентларын искә алып 1978 елда БМОның ЮНЕСКО оешмасы халыкара туган тел көнен булдырды. Шуннан бирле бу бәйрәм бөтендөньяда билгеләп үтелә. Без татарлар милли кием, туган телебез, милли йолалар, гореф-гадәтләребез белән башка милләт вәкилләреннән аерылып торырга тиеш, бөек татар телен хөрмәт итеп яшәргә тиеш", - дип белдерде.
Мәгълүмати үзәк методисты Рәшидә Хисаметдинова:
"Лицейга ишектән килеп керүгә татар мохиты, татар рухы "каршы ала". Сез милли киемнәр киеп, татарча сөйләп, җырлап татар телен үстерүгә өлеш кертәсез", - диде.
Үзәк район башлыгы Фидәрис Хәбибуллин татар телендә сөйләшкән, җырлаган укучыларга рәхмәт әйтте.
"Республикада, шәһәрдә туган телләрне саклап калуга, үстерүгә зур игътибар бирелә. Мин татарча сөйләшүче балалар елдан-ел артыр, татар теле балкыр дип өметләнәм. Барыгызга да сәламәтлек, укуыгызда, йөргән юлларыгызда уңышлар телим", - диде.
"Көмеш кыңгырау" газетасы мөхәррире Лариса Яруллина укучыларны милли матбугат белән дус булырга, хезмәттәшлеккә чакырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев