Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Лицей укучылары театрда дәресләр алды

Театрның кешене рухи яктан тәрбияләү, тормышны күңел күзе белән күрергә, уйланырга мәҗбүр итүче «тәрбияче».

Шагыйребез Г.Тукай театрны «Яктылыкка, нурга, туры юлдан алып баручы» дигән. Әле сүзләрнең асылында театрның кешене рухи яктан тәрбияләү, тормышны күңел күзе белән күрергә, уйланырга мәҗбүр итүче «тәрбияче» булуы ята. Ә бу сүзләрне аңлар өчен, күпмедер дәрәҗәдә, сәхнә арты мохите белән таныш булу кирәк.

84нче Гали Акыш Аяз Гыйләҗев исемендәге лицей-интернат Чаллы татар дәүләт драма театры белән берлектә «Якты нур» проектын гамәләгә ашыра. «Аның максаты – яшьләрне татар әдәбияты, мәдәнияте, сәнгате белән таныштыру», – ди лицей директоры Фирдүсә Әюпова.

Күптән түгел 5 нче сыйныф укучылары театрга экскурсиягә барды. Укучылар театр тарихы, аның бүгенгесенә багышланган лекциянне игътибар белән тыңладылар. Театрның эчке дөньясы, сәхнә арты тормыш белән якыннан таныштылар. Татарстанның атказанган артисты Раушания Таһировадан осталык дәресләре алдылар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БДИ имтихан экзамен сынау укучы мәктәп мәгариф ана капиталы индексация