Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Бишенче гомер»

Лилия Гыйбадуллинаның яңа китабы чыкты.

Ул 2021 елда ТР Президенты карамагындагы Татар телен саклау комиссиясе инициативасы белән оештырылган ябык әдәби конкурста «Балалар өчен повесть» номинациясендә I урынны яулады. Моннан кала, әлеге конкурста Чаллыда яшәп иҗат итүче шагыйрә тагын 3 номинациядә җиңде. Конкурс шартлары буенча ул акчалата бүләкләнде һәм әсәрләрен китап итеп бастыру мөмкинлеге алды.

Әле генә табадан төшкән "Бабай килде кунакка" китабына Лилия Гыйбадуллинаның җиңү яулаган "Бишенче гомер" повесте һәм 4 хикәясе кергән. "Бабай килде кунакка", "Куян күчтәнәче", "Фея бүләге", "Блогер" хикәләрен дә белгечләр "яшүсмерләр өчен чын хәзерге заман әсәрләре" дип бәяли. Китапны сентябрь аеннан сату нокталарыннан һәм редакциядән килеп алырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев