Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Лилия Вәлиева: «Акчасы була торып, зывыклы киенә белмәүчеләр бар»

Стилист моның сәбәбен аңлатты.

Акча бар, зәвык юк. Нигә шулай була икән? Баксаң, бу психология белән бәйле икән. Стилист Лилия Вәлиева үз тәҗрибәсеннән чыгып мондый кешеләрне дүрт төркемгә бүлде. 
– Чыннан да, кайбер клиентларыма туры килә бу сүзләр. Яхшы, зәвыклы киенергә мөмкинлекләре бар, әмма киемнәре статусларына туры килми. Менә берсен алыйк – акча бар, зәвык та, әмма ул башкалардан аерылып тормас өчен үзенә килешмәгән, гади, очсызлы кием алып кия. Баксаң, ул кешедә психологик травма бар икән. Моңа кадәр аның белән байлыгы, акчасы өчен генә дус булганнар. Хәзер ул бөтен көчен үзенең бай ханым булуын яшерү өчен юнәлтә.
Икенче төр кешеләр дә бар – аларның да акчасы бар, зәвыгы бар, әмма матур киенми. Ул күпчелек уңайлылыкка өстенлек бирә. Шуңа, мисал өчен, чалбары белән блузкасы туры киләме, юкмы – аңа барыбер.
Бу очракларда гади, уңайлы киемнәрне зәвык белән дә сайлап алырга мөмкин булуын әйтәсем килә. Клиентларым белән без нәкъ шулай эшлибез дә. Кычкырып тормый торган, тыйнак образлар сайлыйбыз. Әмма аларның зәвык белән сайланганын һәркем күрә.
Өченче очракта, чыннан да, мөмкинлекләр бар, әмма зәвык юк. Алай да була. Әмма әйтәсем килә, монда бернинди оят әйбер дә юк. Кеше кимчелекләрсез булмый. Димәк, башка өлкәдә аның эшләре гөрләп бара. 
Дүртенче очрак – акча да юк, кием алу да уңышсызлык белән тәмамлана. Хәзер аңлатам. Карап торышка бай ханым, әмма кыйммәтле кием алыр өчен ул берничә ай акча җыярга мәҗбүр. Нәтиҗәдә, кыйммәтле, әмма сыйфатсыз кием ала. Бәя белән сыйфатның тәңгәл килмәве бу. Ул бер юуда үзенең төсен, формасын югалтырга мөмкин. Тик ханым ул киемне киеп йөрүен дәвам итә, чөнки аны алыр өчен берничә ай тир түгеп эшләгән.
Бу ике очракта да стилистка мөрәҗәгать итәргә киңәш итәр идем. Ул, беренчедән, сезгә статусыгызга туры килердәй кием сайларга ярдәм итәчәк һәм сыйфатсыз киемнәрдән коткарачак. Дүртенче очракта бигрәк тә эшләп алган акчагызны җилгә очырмаска ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев