Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Лилия Байчурина советка кертелде

"Процент ставкалары кимесә, эшләр җайланыр иде. Кыскасы, эшмәкәрләргә ярдәм итү өчен җиң сызганып эшләргә кирәк".

Сәүдә-сәнәгать палатасының чираттагы съезды булды. Анда Фәрид Бәшәровны тагын 5 елга палатаның генераль директоры итеп сайладылар. Шулай ук совет та яңартылды. Аның составына «Камкомбанк» ҖЧҖның идарә рәисе Лилия Байчурина да кертелде. «Заман белән бергә атларга, яңача эшләргә кирәк», – диде ул.

Татарстанның атказанган икътисадчысы Венера Иванова палат советыннан үз теләге белән чыкты. «Советның яңа составы бик көчле. Мин эш нәтиҗәле булыр дип уйлыйм. Эшмәкәрлек субъектлары хезмәтләр белән күбрәк файдалансын өчен комитетлар, ассоциацияләр һәм иҗтимагый берләшмәләрнең эшен активлаштырырга кирәк. Очрашуларда эшмәкәрләр үзләрен борчыган сорауларга җавап алсыннар өчен финанс комитеты яңа форматта эшләргә тиеш. Без кредит ресурларына ихтыяҗ кимүен аңлыйбыз. 5 ел элек эшмәкәрләр финанс ресурсларын алу катлаулы дисәләр, хәзер алар  кыйммәт. Процент ставкалары кимесә, эшләр җайланыр иде. Кыскасы, эшмәкәрләргә ярдәм итү өчен җиң сызганып эшләргә кирәк», – диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев