Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Линар Шәрәфиев: «Көнгә 10ар тапкыр газыбыз сүнә»

Чаллының Сарман трактындагы күпкатлы йортларда яшәүчеләр борчуда.

Редакциябезгә Сарман тракты 17 йортыннан ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр. Яшәүчеләр исеменнән Линар Шәрәфиев язды. Алар инде икенче атна газ котёлы белән интегә.  

"Фатирларыбыздагы газ котёллары сүнеп җылылыксыз интегәбез. Идарә итү компаниясе безнең зарларга колак салмый. Һәр йортта газ котёлы урнаштырылган. Кышкы салкында төтен чыгу торбасы боз белән ката. Газ котёлы көненә 10ар тапкыр сүнә. Аллаһ сакласын, газ белән куркыныч. Йоклаганда берәр хәл килеп чыга калса... Йортта яшәүчеләрнең хәзер йокысы качты. Яңа ел ялларында да беркая чыга алмадылар. Газ котёлы сүнеп, фатир суына. Безгә бу проблеманы ничек хәл итәргә икән? Нишләп җаваплы оешма үз эшенә шулай җавапсыз карый? Ярдәм итә алмассыз микән?"- ди ул. 

Идарә итү компаниясенә бер атна элек хәбәр иткән булганнар. Алардан бернинди реакция юк, ди Линар әфәнде. Газовик килгән.

"Котёллар һава кереп җитмәгәнгә сүнә. Тыштан торбалар бозланып каткан, дип фаразлады, - ди активист. - Йортта яшәүчеләр дә шундый ук фикердә. Күршеләр, чарасызлыктан, үзебезгә торбаларны боздан арындырырга микән дип тә уйлый. Инде моңа түзәр хәл калмады".

Әлеге проблема 5 ел элек тә күзәтелгән.

"Ул елны да кыш бик салкын иде. Йорт янындагы бөтен машиналарны алдыртып, төтен торбаларындагы бозларны ватып чистарткач кына проблема хәл ителде"- дип сөйли йортта яшәүчеләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев