Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Лисичанск халкын ашатырга киткән Рөстәм Гатин Чаллыга кайта

Сәбәбе нидә икән?

Махсус операция барган җирдә кешеләр ашатырга киткән Рөстәм Гатин Чаллыга кайта. Аны "Болгар" хәйрия фонды җитәкчесе Габдерәшит хәзрәт Курмалиев алыштырачак. 

Махсус операция башлангач, Рөстәм Гатин Украина җирләрендә йортсыз, ашсыз калганнарга ярдәм итәргә әзерләнә башлады. Үзенең кыр кухняларын алып, халыкка кайнар аш ашату өчен кирәк-яраклар барлап куйды. Җитәкчелектән рөхсәт алып, 6 кешедән торган командасы белән 24 октябрь көнне Лисичанскка кузгалдылар. Хәзерге вакытта алар анда көненә 5мең кешене кайнар ризык белән тәэмин итә. 

Исегезгә төшерәбез, шәхси эшмәкәр Рөстәм Гатинның Чаллыда мохтаҗларны ашату буенча "Приют человека" хәйрия проекты гамәлгә ашырыла. Ике ел яңа шәһәрдә, быелдан  ГЭС бистәсендә дә атнасына 3 тапкыр мохтаҗларга кайнар аш ашаталар. Моннан тыш, кием-салым, медицина, психолог хезмәте, рәсми эш белән дә тәэмин итәләр. 

Чаллыда мохтаҗларны ашату "Приют человека" проекты элеккеге режимда эшләвен дәвам итә.

- Гадәттәгечә, шимбә, якшәмбе, дүшәмбе көннәрендә 27 комплекстагы ашату пунктында мохтаҗларга кайнар аш таратыла. "Базар-мазар", "Столовая 67», «Таджикистан" кафе-рестораннарыннан ашарга алып киләләр. Ярмалар һәм башка азык-төлек "Болгар" хәйрия фондыннан китерелә. Монда калган волонтерлар бүгенге көндә тулы составта хезмәт куя, - дип сөйләде 27 комплексның ТОС җитәкчесе Венера Наумкина.

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәйрия сукбайлар