Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Лицейның туган көнендә

Быел 18нче лицей ачылуга 40 ел тулды. Шул уңайдан Сара Садыйкова исемендәге концерт залында белем йортының юбилей тантанасы булды. Бәйрәм башлануга сәхнәгә мактауга лаек шәхесләр - укытучылар, китапханәчеләр, мәктәп директоры Наил Гайнуллин күтәрелде. Аларга мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Рамил Хәлимов мактау грамоталары тапшырды. Бәйрәмнең сценарие бик кызыклы...

Быел 18нче лицей ачылуга 40 ел тулды. Шул уңайдан Сара Садыйкова исемендәге концерт залында белем йортының юбилей тантанасы булды.

Бәйрәм башлануга сәхнәгә мактауга лаек шәхесләр - укытучылар, китапханәчеләр, мәктәп директоры Наил Гайнуллин күтәрелде. Аларга мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Рамил Хәлимов мактау грамоталары тапшырды.

Бәйрәмнең сценарие бик кызыклы уйланылган. "Башлы малай" узган елларга кайтара торган компьютер программасы уйлап таба. "Шук малай" белән алар икесе 40 ел элек ни булганын карарга телиләр. Слайдларда - 1974 ел: мәктәпне ачу тантанасыннан фотолар күрсәтелде. Аннары сәхнәгә октябрятлар, пионерлар чыкты. Тантаналы төстә октябрятка кабул итү күрсәтелде.

Мәктәпнең беренче директоры Шәфкать Сәгъдиев турында да бик күп мәгълүмат бирелде бәйрәмдә. Кызганыч, тантанага ул үзе килә алмаган, тик шулай да видео-скайп аша тамашачылар белән аралаша алды. Мәктәп, бергә эшләгән кешеләр хакында истәлекләрен сөйләп, теләкләрен теләде.

Алга таба компьютер программасы барчабызны да 1990 елларга "кайтарды". Милли күтәрелеш чоры... Татарча театральләштерелгән күренеш аша шул еллардагы милли мәктәп күз алдына килде. Укучылар, төрле коллективлар башкаруындагы татарча җырлар, биюләр күңелгә хуш килде. Шушы елларда мәктәпкә яңа директор - Наил Гайнуллин килә. Ул бүгенге көндә дә белем йорты белән идарә итә.

"Башлы малай" белән "шук малай" янә хәзерге чорга әйләнеп кайталар: 18нче лицейда белем алып, аны тәмамлап чыккан укучылар үз юлларын тапканнар, бик күп уңышларга ирешкәннәр. Сәхнәдә лицейның элеккеге укучылары чыгыш ясады: акробатик номерлар, төрле милли биюләр, җырлар сокландырды.

Юбилей котлауларга, чыгышларга, бүләкләргә бай булды. Бәйрәм ахырында сәхнә түренә иң алдынгы, иң актив укучылар чыкты. Лицей директоры Наил Заһидулла улы белән алар 40 саны ясалган торттагы шәмнәргә өрделәр.

Лицей бәйрәме күңелләрдә якты хисләр калдырды. Белем йортының киләчәге дә шулай якты булсын.

Айсылу СӘЛИМОВА.

Р. Колчурина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев