Лотореягә откан гомер
"Гомернең соңгы вагонына сикерергә өлгердек!", - ди 10 айлык сабыйның әнисе
Беренче типтагы арка-мускуллар атрофиясе ачыкланган Башкортстанда яшәүче 10 айлык Әскар Исхаков лотереягә дөньяда иң кыйммәтле даруларның берсен отты. Препаратның бәясе 160 миллион сумга бәяләнә, уенны Швейцария фармацевтика компаниясе оештырды.
Әскарның әти-әнисе программада катнашуга гариза биргән һәм Яңа ел алдыннан әлеге могҗизаның шаһитлары булган. Элегрәк алар дарулар сатып алуга иганә хисабына бик зур сумма җыярга тырышканнар иде.
- Безнең бөтен дөньяга кычкырасыбыз килә! Шатлыктан елыйбыз! Кадерле, сөекле, инде шундый якын волонтёрлар, ярдәмчеләр, хәйриячеләр, бу эшкә җигелгән һәркем! Ихлас күңелегез өчен сезгә зур рәхмәт белдерәсебез килә! - дип язган социаль челтәрләрдә Исхаковлар гаиләсе.
- Улыбыз Әскар узып баручы поездның Лотерея дип аталган соңгы вагонына сикерде!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев