Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ләйлә Фазлыева: “Авыру йоктыру ихтималы аркасында өйдә утыручыларга “больничный” түләнәчәк”

Татарстанда коронавирус йоктыру ихтималына бәйле рәвештә өйдә утыручы кешеләргә “больничный” түләү турында карар кабул ителгән. Бу хакта Татар-информ агентлыгына Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр иткән

“Чит илдән кайтканнан соң, яки чит илдән кайтып, төчкергән-йөткергән кеше белән элемтәдә булганнан соң үзегезне начар хис итә башлагансыз икән, поликлиникага мый гына табиб чакыртыгыз. Авыручыларга хезмәткә вакытлыча яраксызлык кәгазьләре бирелүен барыбыз да белә. Бүген исә республикада, авырмаса да, карантинда утырырга мәҗбүр булган кешеләрнең һәммәсенә “больничный” бирергә, дигән карар кабул ителде. Ирексездән изоляцияләнергә туры килгән кешеләргә ярдәм итү өчен кирәк бу”, – дигән Ләйлә Фазлыева.

Ул шулай ук Татарстанда яшәүчеләрне, короновирус билгеләре пәйда булган очракта, үзлектән дәваланып вакыт уздырмаска, бәлки шундук табиб чакыртырга өндәгән. “Биредә ниндидер дарулар яки халык киңәшләрен тәкъдим итү – урынсыз. Вирус әле бик аз өйрәнелгән чөнки. Без үзлектән дәваланырга күнеккән – беркайчан да, хәтта җиңелчә генә авырып киткәндә дә моңа юл куярга ярамый югыйсә. Даруларны киңәш итәргә ярамау аларның ярдәм итмәвенә түгел, ә иммун системасының төрле кешедә төрлечә булуына бәйле”, – дип басым ясап әйткән Ләйлә Фазлыева.

 

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев