Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

М-12 трассасында йөрү бәясе артты

Беләсезме?

Хәзер М-12 трассасы буенча Мәскәүдән Казанга 5 847 сумга барып җитәргә мөмкин. 
2 марттан бәяләр үзгәрде: моңа кадәр түләүле юлдан Россия башкаласына 4 825 сумга барып булса, хәзер 400 сумга артыграк түлисе.
Мәскәүдән Казанга кадәр булган яңа М-12 «Восток» трассасы илдәге иң киеренке юнәлешләрнең берсен – «Волга» М-7 федераль юлын бушатты. Автомобильчеләргә уңайлы булсын өчен трассада һәр 30-65 чакрым саен күп функцияле сервис зоналары төзелә (кафе, кибетләр, ял итү өчен тукталышлар, ягулык салу станцияләре).
Исегезгә төшерәбез: трассаның Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен урап уза торган өлеше дә яңа елдан түләүле. Бу участоктан бару 486 сумны тәшкил итә.

Татарстан «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль прогрммасында катнаша
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: куркынычсыз юллар