Бу хакта ТР Дәүләт советында Хөкүмәт сәгате барышында ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин хәбәр итте.
Республика автоинспекциясе уңай карарга килгән очракта, М-7 «Чаллы–Казан» трассасының куркынычсыз урыннарында транспорт хәрәкәтенең тизлеген сәгатенә 110 километрга арттырачаклар. «Бу эш этаплап башкарылачак, ягъни барлык участокларда да берьюлы түгел, ә кайберләрендә генә», — дип белдерде Сафин.
Билгеле булганча, хәзерге вакытта автотрассада рөхсәт ителгән хәрәкәт тизлеге сәгатенә 90 километр. Тизлекне 20 км/сәгатьтән дә арттырмаганда, штраф каралмаган.
Нет комментариев