М-7 трассасының Чаллыны урап узачак өлешендә яңа объект төзиләр
Яңалыклар тасмасы

М-7 трассасының Чаллыны урап узачак өлешендә яңа объект төзиләр

Күпернең озынлыгы 67 метрны тәшкил итәчәк.

Төзүчеләр М-7 трассасының Чаллыны урап узазачак өлешендә кечкенә күпер сала башладылар. Ул Новотроицкое – Комсомолец региональ автоюлы өстеннән узачак. Корылманың озынлыгы 67 метны тәшкил итәр дип көтелә. Бүгенге көндә аның терәкләре өчен фундаментын ясап бетерделәр. Хәзерге вакытта ныгытмаларын бетонлыйлар. 

Барлыгы М-7 трассасының 3нче этап урау өлешендә ике развязка, өч путепровод һәм Чулман елгасы аша зур күпер салачаклар. Барлык объектларда да эш бара, дип хәбәр итә «Волго-Вятскуправтодор» белгечләре.

фото: https://vtk.rosavtodor.gov.ru

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


юл төзелеш

Нет комментариев