М. Җәлилгә багышланган фильм кинотеатрларда
Нәфис фильм Татарстанда 12 февральдән күрсәтелә башлый
Радик Кудояровның «Кара урман» фильмы Советлар Союзы Герое Муса Җәлил язмышы турында.
Татар шагыйре үзенең шигырьләрен каршылык коралына әверелдерә, ирек рухын сындыру мөмкин түгеллеген күрсәтә. Режиссер шагыйрьнең гомер юлын мөмкин кадәр дөресрәк итеп тапшырырга омтылган.
Фильм 1946 елгы кадрлардан башлана. Тавыш бизәлешендә татар музыкасын актив кулланганнар. Финал кадрларында, гильотина геройларның гомерләрен өзгәндә «Умырзая» татар җыры яңгырый. Шулай ук Коръәннән «Ясин» сүрәсе дә кулланыла. Фильмның лейтмотивы булып борынгы татар җыры - «Кара урман» тора.
Фильм 2024 елда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән төшерелгән. Муса Җәлил ролен Тинчурин театры актеры Зөлфәт Закиров башкара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев