Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

М12 - Мәскәүне Казан һәм Түбән Новгород белән тоташтыручы магистраль.

Бөтен трасса буенча сыйфатлы яктырту урнаштыру планлаштырыла. Шулай ук юл махсус утраулар һәм машина йөртүчеләрнең ял итү, машина кую урыннарында йокы өчен тукталышлар белән җиһазландырылачак. Хайваннар өчен экодуклар булдырылачак. Җәяүлеләр трассаны җир өсте һәм җир асты кичүләре аша үтә алачаклар.

Автомобиль юлын төзү мәсьәләсе буенча эшче төркем төзелде, аны республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов җитәкли.

Аның сүзләренә караганда, эшче төркем ачык режимда 2024 елга кадәр эшлиячәк.Аның эше нәтиҗәсендә дәүләт хакимияте органнары төзелеш турында район халкы белән фикер алыша һәм аларның теләкләрен исәпкә ала алачак.

Республика территориясе буенча трассаның озынлыгы 142 км тәшкил итәчәк. Юл биш транспорт чишелеше һәм 76 ясалма корылманы үз эченә алачак. Барлыгы 120 км/сәг тизлек белән дүрт хәрәкәт полосасы ясау планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез, хакимият вәкилләренең М12 автомагистрале төзелеше мәсьәләләре буенча җәмәгатьчелек белән очрашуы бүген Татарстан Республикасы Лаеш районының Каипы авылында узды. Анда район башлыгы Илдус Зарипов, ТР Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин, ТР Экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Айрат Шиһапов, Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова һәм «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Әхмәтова катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев