Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Магистральная урамына да чират җитте

Чокырларны ямыйлар.

Чаллының Магистральная урамында ремонт бара. «Автомобиль юллары предприятиесе» эшчеләре чокыр-чакырларны ямый. Биредә алар санап бетергесез иде. Размерлары да куркыныч. Предприятие җитәкчелеге машина йөртүчеләргә вакытлыча кыенлыкларга сабыр булырга чакыра. Апрель ахыры - май башында юлны тулысынча төзекләндерәчәкләр. 

«Хәзерге вакытта урамны капиталь ремонтлауга аукцион бара. Җиңүче 22 апрельда гына игълан ителәчәк. 10 көн эчендә контракт төзеләчәк. Шуннан капиталь ремонтка керешәчәкләр», – ди «Автомобиль юллары предприятиесе» директоры Марат Анисимов. 

Магистральная урамы юлының өске катламы яңартылачак. Ике яктан да ике полосалы юл ясалачак. Моннан тыш, Сидоровка бистәсеннән җәяүлеләр һәм велосипедчылар юлы булачак, яктырткычлар урнаштырылачак һәм тирә-юнь яшелләндереләчәк. 

 «Автомобиль юллары предприятиесе» фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев