Май бәйрәмнәрендә бушлай тикшеренеп булачак
Яңалыклар тасмасы

Май бәйрәмнәрендә бушлай тикшеренеп булачак

Шәһәрдә мобиль поликлиника эшләячәк.

1 майдан 11 майга кадәр «Омега» сәүдә үзәге каршында мобиль поликлиника эшләячәк. Биредә ЭКГ, флюорография үтеп булачак, шулай ук анализлар алачаклар, күз басымын тикшерәчәкләр. Шәһәрдәшләрне табиб-терапевт кабул итә. Хатын-кызлар маммолог һәм гинекологка күренә ала.

Шәһәрдәшләрне иртәнге сәгать 9:00дән кичке 17:00гә кадәр кабул итәләр. Тикшеренү нәтиҗәләрен үз поликлиникаңа шалтыратып белеп булачак. 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев