Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Мәкәләс аръягындагы яңа мәктәп 1 сентябрьгә ачылмаячак

Шәһәр җитәкчелеге аңлатма бирде.

Мәләкәс аръягының 22нче комплексында төзелгән мәктәп сентябрьгә ишекләрен ачмаска мөмкин дип язган идек. Бу хактан да шулай. Чаллы хакимияте аңлатма бирде. 

«Мәләкәс аръягы микрорайонында 1224 урынга исәпләнгән заманча мәктәп төзелә. Объектны эксплуатациягә кертү 2027 елга исәпләнгән иде. Әмма эшләр графиктан алда бара. Хәзерге вакытта шактый күләмдә төзелеш-монтаж эшләре башкарылды. Проектны төгәлләү өчен берничә эшне тормышка ашырырга кирәк, шул исәптән рөхсәт документларын рәсмиләштерүне дә. Гаиләләр мәктәпнең мөмкин кадәр тизрәк ачылуын көтәләр. Нәкъ менә шуңа күрә дә без процессны тизләтү һәм мәктәпне агымдагы ел ахырына кадәр файдалануга тапшыру өчен бөтен көчебезне куячакбыз», – диелә хәбәрдә.

1 сентябрьдән барлык укучылар да 39нчы мәктәптә ике сменада укыячак. 1-4 сыйныфлар һәм 9-11 сыйныфлар беренче сменада белем алачак. 5-8 класслар – икенче сменада.

Чаллы хакимияте фотосы

 

Объектны эксплуатациягә кертү белән бәйле проблемалар барлыкка килгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев