Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы укучылары нинди бизнес ачарга тели?

«Мин – эшмәкәр» шәһәркүләм конкурсында уңышлы бизнес проектларны сайлап алдылар.

Чаллы IT-паркында «Эшмәкәрлек лабораториясе» кысаларында яшүсмерләр арасында «Мин – эшмәкәр» дип исемләнгән шәһәркүләм конкурс оештырылды. Мәктәп укучылары жюрига үзләренең бизнес-планнарын тәкъдим итте.

«Бердәм Россия» һәм «Рост» партиясе вәкилләре «Эшмәкәрлек лабораториясе» проектына 2022 елда старт бирделәр. Аның кысаларында эшмәкәрләр мәктәп укучыларын шефлыкка алып, бизнес буенча дәресләр бирәләр, эшмәкәр булырга өйрәтәләр. Былтыр бу проектта дүрт мәктәп катнашса, быел җиде мәктәп, бер лицей һәм бер югары уку йорты катнашырга теләк белдерде.

– Бер ел дәвамында балалар эшмәкәрләрдән дәресләр ала, шәһәркүләм бәйгедә катнашыр өчен үз-үзләрен тәкъдим итәргә өйрәнә. Кече яшьтән үк үзләрен эшмәкәрләр буларак сыный. Бу проектка шәһәрнең күп бизнесменнары кушылды. Бүгенге конкурста җиңелүчеләр булмаячак, алар барысы да җиңүче! Чөнки бу балалар үзләрен күпмедер дәрәҗәдә күрсәттеләр инде. Аларның барысының проектлары игътибарга лаек, төптән һәм уйлап эшләнгән. Шәһәрдә бизнес белән кызыксынучы балаларның һәм аларга теләктәшлек белдереп, идеяләрен хуплап торучы эшмәкәрләрнең булуы бик сөенечле, – ди «СтройТраст» компаниясе генераль директоры, «Рост» партиясеннән шәһәр Советы депутаты, проект координаторларының берсе Раил Минегалиев. 

Чарада шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова катнашты.

– Чаллыда күп нәрсәне күрсәтергә, күп нәрсә белән мактанырга була. Бу бөтен өлкәгә дә кагыла – спорттамы ул, мәдәният, яшьләр эшләрендә, икътисадтамы. Кече яшьтән балаларны эшмәкәрлеккә өйрәтү, бер караганда, могҗизага тиң. Алар бит нинди зур тәҗрибә алып үсә. Проектта кушылган эшмәкәрләр дә чараның мөһимлеген аңлыйлар. Кайбер нәрсәләргә яшүсмерләрдән өйрәнәләр дә әле! Мин мондый проектлар, шундый бизнесменнар булу белән горурланам, – диде ул. 

Жюри әгъзаларына үз проектларын 42, 60, 35, 45, 30нчы мәктәп укучылары, Давыдов исемендәге гимназия һәм Казан инновацион университеты студентлары тәкъдим итте. Алар автомобиль юу, ротангтан җиһазлар җитештерү, өс киеме һәм аяк киеме дизайны, файдалы ризык белән вендинг аппаратлары, онлайн-укыту, арт-терапия һәм башка күп төрле бизнес-проектлар турында сөйләде. Шунысы кызык: егет-кызларның кайберләре үз проектлары белән инде акча да эшли.

– Без ротангтан кәрҗиннәр үрү белән шөгыльләнәбез. Бу өлкәдә нинди уңышларга ирешеп була, кәрҗиннәрне кайда сатарга, онлайн-кибетләрдә ничек эшләргә – бизнес-проектыбызда шулар турында сөйлибез. Кәрҗиннәрне үзебез үрәбез. Мастер-класслар оештырып, бу өлкәдә дә үзебезне сынап карыйсы килә. Уйлавыбызча, ротанг кәрҗиннәр бик кирәкле. Аларны теләсә нинди интерьерга урнаштырып була. Алар экологик яктан да файдалы, – диләр 60нчы мәктәпнең 8нче сыйныф укучылары Маргарита Старцевич һәм Рената Макушнина. 

Барлык проектлар да кызыклы. 30нчы мәктәп укучысы Эвелина Мельникова исә үзенең дизайнер өс киемнәрен тегү проектын тәкъдим итәргә үзе теккән итәк белән чыкты. Жюри әгъзаларына күрсәтергә дип үзе теккән, бәйләгән сумкалар, кофта-свитерлар да алып килгән. 

– Бүген хатын-кызларның заманча гына түгел, үзенчәлекле һәм эксклюзив киенеп йөриселәре килә. Минем киемнәрем нәкъ алар өчен булачак. Бу проектка тотынганчы шәһәрнең төрле кибетләрендә йөрдем. Минемчә, аларда киемнәр бер төрле, «изюминкалары» юк. Шуңа да мин дизайнер киемнәре тегәргә уйладым. Бизнесым акча китерер дип ышанам. Моның өчен тегү, чигү, бәйләү буенча курслар үтәргә, икътисад буенча дәресләр алырга планлаштырам, – дип сөйләде мәктәп укучысы.

Нәтиҗәдә «Мин – эшмәкәр!» шәһәркүләм конкурсы җиңүчесе дип Сlean and Tidy проекты (персонал яллау өчен сервис) белән 77нче гимназия укучысы Богдан Цибяков табылды.

Икенче урынны 30нчы мәктәп укучысы Эвелина Мельникова (дизайнер киемнәре тегү) һәм 42нче мәктәп укучылары Рузилә Шакирова һәм Ралина Субханова (бию аяк киемнәре ательесы авторлары) алды.

Өченче урын Давыдов исемендәге гимназиянең 8нче сыйныф укучысы Станислав Колдаевка һәм аның онлайн-гитарада уйнау мәктәбе проектына бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев