Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәктәп укучыларын июль аена эшкә урнаштыралар

30 мең сумга кадәр хезмәт хакы вәгъдә итәләр.

Чаллыда мәктәп укучыларын эшкә урнаштыру дәвам итә. Җәйнең соңгы ике аенда 2 меңнән артык баланы эшкә урнаштыру планлаштырыла. Июнь аенда 1305 укучы эшләде. Бу хакта «Работа России» кадрлар үзәге директоры Татьяна Быданова сөйләде. 

Мэр Наил Мәһдиев бу юнәлештә җитди эш алып барырга, балаларны яшьли эшкә өйрәтү киләчәктә кадрлар мәсьәләсен хәл итүдә ярдәм итәчәк, ди. Ул шәһәр  предприятиеләрен балаларны эшкә урнаштыруда активлык күрсәтергә сорады. 

«Муниципаль учреждениеләр мәктәп укучыларын үзләренә эшкә чакырырга тиеш. Балаларга ярашлы, хезмәт законнарына туры килерлек эш табып була. Балаларны эшкә урнаштыручы предприятиеләр өстен торачак, хөрмәттә булачак. Урнаштырырга теләмәүчеләр белән аерым сөйләшәсе була», – диде мэр Наил Мәһдиев. 

Исегезгә төшерәбез, яшүсмерләргә хезмәт хакы түләү өчен шәһәр бюджетыннан быел 32 млн сум акча бүленеп бирелде. Узган ел белән чагыштырганда ике тапкырга күбрәк. Республика бюджетыннан – 6 млн сумнан артык. 

Бюджет оешмаларда эшләүче балалар бер айга 12 мең 200 сум алачак. Бу 4 сәгатьлек эш көне өчен. Шәһәр предприятиеләрендә күбрәк чыга. 
Быел иң күп хезмәт хакын “РИАТ” предприятиесе вәгъдә итә - 27 мең сум. Мәдәният һәм ял итү паркы 19 мең 242 сумнан алып 30 мең сумга кадәр түләячәк. Бу очракта яшь үзенчәлегенә, эш төренә карап. Гомумән, укучылар минималь хезмәт хакыннан да ким алмаячак. Бюджет оешмаларда ул 19 мең 242 сум булса, шәхси предприятиеләрдә – 20 мең 20 сумны тәшкил итә. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев