Мәктәп укучыларына аттестат белән бергә машина йөртү таныклыгы бирергә мөмкиннәр
9нчы сыйныфтан ук автомобиль йөртергә өйрәнә башларга мөмкиннәр
Иҗтимагый палата мәктәпләрдә автомәктәп дәресләрен кире кайтару тәкъдиме белән чыкты. 9нчы сыйныфтан башлап, укучыларга юл йөрү кагыйдәләрен генә түгел, практик йөрү күнекмәләрен дә өйрәтергә җыеналар. Әлеге башлангыч хупланса, чыгарылыш сыйныф укучысы мәктәпне тәмамлаганда инде тулы хокуклы автомобиль йөртүче була алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев