РФ Иҗтимагый палатасы секретаре урынбасары Владислав Гриб тәкъдим итте.
Аның әйтүенчә, дәресләр башлану вакытын үзгәртү, бигрәк тә караңгы вакытта мәктәпкә барырга мәҗбүр булган балаларның иминлеген тәэмин итәргә ярдәм булышачак. РИА Новости агентлыгы хәбәр иткәнчә, Гриб дәресләр иртәнге сәгать 8дә башлана торган мәктәпләргә уку көнен 9га күчерү мөмкинлеген карарга тәкъдим иткән.
Аның сүзләренчә, мондый графикны көзге каникуллардан соң башлап, язгы каникулларга кадәр дәвам итәргә мөмкин. Шул ук вакытта ул дәресләр башлану вакытын үзгәртү мәҗбүри таләп түгел, ә тәкъдим рәвешендә булырга тиешлеген ассызыклаган. Әлеге тәкъдимнең төп максаты — кышкы чорда балаларның мәктәпкә йөрүен куркынычсызрак итү.
Нет комментариев