Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Мәктәпне алтын медальгә тәмамлаучыга машина бирәчәкләр

Проект балаларның укуга мотивациясен булдыру өчен булдырылган.

 «СОЛЛЕРС» җәмгыятенең Директорлар советы рәисе Адил Ширинов яңа белем бирү инициативасын игълан итте. Быелдан башлап 1 нче сыйныфка керүче һәм 11 нче сыйныфны алтын медаль белән тәмамлаучы балалар СОЛЛЕРСтан бүләккә яңа автомобиль алачак. Ата-ананың берсе яисә икесенең дә компания предприятиеләрендә баланы укыту чорында өзлексез эш стажы булу шарты бар.

Проект югары белем казанышларына мотивацияләүгә һәм хезмәткәрләрнең гаиләләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Бу хакта «Алабуга нуры» «СОЛЛЕРС Алабуга» матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев