Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Малай кешене ничә яшьтән әтисе юындыра башларга тиеш?

Чаллыда психологлар, табиблар ата-аналар өчен махсус лекцияләр үткәрә.

Чаллыда «Ата-аналар өчен университет» дип аталган шәһәр программасы кысаларында атна саен очрашулар үтә. Беренче шәһәр балалар һәм яшьләр  иҗаты сараенда узучы әлеге чараларда төрле белгечләр – психологлар, табиблар  ата-аналарны кызыксындырган сорауларга җавап бирә.

Чираттагы лекциядә табиб-гинеколог-эндокринолог Светлана Хвостанцева һәм уролог-андролог Рашад Насибов чыгыш ясады. Алар җенси тәрбия, малайлар һәм кызларның сәламәтлегенә кагылышлы мәсьәләләргә ачыклык кертте.  Мисал өчен, белгечләр: «Ничә яшьтән малайларны – әтисе, ә кызларны әнисе ванна яки душ кертергә тиеш?» – дигән сорауга җавап бирде. 

Рашад Насибов белдерүенчә, балаларны 3 яшьтән башлап үз җенес затлары юындыра башларга тиеш. Бу киләчәктә җенси идентификация (үз җенесеңне кабул итү) белән бәйле проблемалар булмасын өчен мөһим. «Әтисе булмаган очракта, малай кешене абыйсы, бабасы, өлкән туганы аңа дөрес итеп юыну тәртибен күрсәтсен», – диде ул. Язманың тулы вариантын «Шәһри Чаллы» газетасының алдагы саннарында укый аласыз.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев