Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәләкәс аръягы һәм ЗЯБ бистәсе кайнар сусыз калды

Чаллыда опрессовканың чираттагы этабы старт алды.

4 июльдән җылылык челтәрләрен гидравлик сынауның чираттагы этабы башланды. Бу юлы торбалар торышын ЗЯБ бистәсе һәм Мәләкәс аръягында тикшерәләр. Зыян салынган булса, тулысынча алыштырачаклар. Эшләр 17нче июльгә кадәр планлаштырыла. "Татэнерго" АҖ филиалы "Яр Чаллы җылылык челтәрләре" предприятиесе кайнар суны вакытыннан иртәрәк бирергә вәгъдә итә. 

Кайнар сусыз калачак йортлар исемлеге: 
- ЗЯБ бистәсендәге йортлар 
- Мәләкәс аръягы: 20А микрорайоны (Сарман тракты торак йорты 9, “Чаллы икмәге”), 25 микрорайон (25/03, 25/05, 25/06, Назыйм Якупов урамындагы 14нче йорт, 128нче балалар бакчасы), 26 микрорайон (шәхси сектор).
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кайнар су