Мәләкәс аръягында төзелүче мәктәпкә укытучылар җитәме?
Яңалыклар тасмасы

Мәләкәс аръягында төзелүче мәктәпкә укытучылар җитәме?

Мәктәп сентябрьдә ачыла.

Мәләкәс аръягында төзелүче яңа мәктәпне кадрлар белән туплау бара. «Аларның күбесе сайлап алынды, хәзер кайбер вакансияләр буенча эш алып барыла», – дип белдерде мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин. 

Мәктәпкә ата-аналардан гаризалар да кабул итәләр. Биредә 5-11 сыйныф укучылары белем алачак. Мәктәп ишекләрен 1 сентябрьдә ачачак. 

«11 ел эчендә бу 11нче мәктәп. Ел саен бер мәктәп төзергә вәгъдә иткән идем... Ул мәктәпләр төзелмәсә нәрсә булып бетәр иде микән?! Балалар өченче сменада укырлар иде», – ди мэр. 

Бүгенге көндә Чаллыда 83 мәктәп бар. Икесе – шәхси. 24 мәктәптә ике сменада укыйлар. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев