Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәләкәс елгасы аша разворот аварияләрне киметәчәк

Ул Муса Җәлил һәм Яр Чаллы проспектларын тоташтыра.

Мәләкәс елгасы аша юл борылышы (разворот) төзү дәвам итә. Ул Муса Җәлил һәм Яр Чаллы проспектларын тоташтыра. Әлеге үзгәреш юл һаләкәтләре санын киметер өчен эшләнә. 

Бүген эш барышы белән шәһәр мэры Наил Мәһдиев танышты. Ул төзелеш темпыннан кәнагать калды. 
Проектның подрядчысы - Автомобиль юллары предприятиесе директоры Марат Анисимов әлеге юлның 4 полосалы, тротуарларның 2.5 метр киңлектә булуын искәртте. 

Эш барышындагы яңгыр сулары коелары да алыштырылды. Димәк, бу урында су басулар булмаячак, экология куркынычсызлыгы да тәэмин ителәчәк. 
30 августка объект файдалануга тапшырылырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев