Мәләкәс елгасы күпере асты юлын вакытыннан иртәрәк ачачаклар
Төзекләндерү эшләре тәмамлануга таба.
Бу хакта "Автомобиль юллары предприятиесе" директоры Марат Анисимов хәбәр итте. Юлның асфальт-бетон катламы тулысынча салынып беткән. Хәзерге вакытта бордюрлар ясыйлар. Шулай койма кую, кабель сузу, юл билгеләрен урнаштыру, яшелләндерү кебек эшләр калып бара.
Марат Анисимов әйтүенчә, берьюлы күперне дә ремонлаганнар. Борылыш юлында янып торучы утлар урнаштырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев