Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Маленькая страна» бистәсе хуҗасы тоткарланган

Ул нидә шикләнелә?

Республикада билгеле эшмәкәр, «Маленькая страна» (Тукай районы) һәм «Татарстан» кунакханәсе хуҗасы Валерий Чулаков тоткарланган. 
Ул мошенниклыкта шикләнелә. Тикшерүчеләр версиясе буенча Чулаков  узган елның көзендә РФ Җир кодексы нигезендә билгеле бер чикләүләр куелган 45 млн сумлык 25 җир участогын (Түбән Суыксу авылында)   гомуми бәясе 100 млн сумнан артык 5 участокка алмаштырган. Соңгылары Тукай районы милкендә булган. 

Дәүләткә 65 млн сум зыян килгән. 11 сентябрьдә «Татарстан» кунакханәсендә, Чулаковның өендә тентү булган. Чулаковка Тукай районының элеккеге башлыгы Фаил Камаев эшен тикшерү барышында чыкканнар. Чулаков тикшерү изоляторына җибәрелгән. Аңа якын арада сак чарасы билгеләнәчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мошенниклык Чулаков тоткарланган