Маникюр ясатырга баргач бала тапкан
Яңалыклар тасмасы

Маникюр ясатырга баргач бала тапкан

Бу хәл Россиянең бер төбәгендә булган.

Иркутскида маникюр салонына килгән хатын бала тапкан. Оста аңа  процедура да ясаган, сау-сәламәт кыз балага дөньяга килергә дә булышкан.  34 яшьлек йөкле ханымга табиблар бәби табу срогын 28 июньгә билгеләгән булганнар.

Бала табу вакыты якынайгач,  ул педикюр ясатырга булган. Процедура тәмамлангач, булачак әнинең сулары киткән. Аны салон хезмәткәрләре аны тиз генә ял итү бүлмәсенә озаткан.

Хатын баласын 2 минут эчендә тапкан. Бәбине хатынга педикюр ясаган оста кабул иткән. Бар да уңышлы үткән. Осталар хәтта сабыйның кендеген дә кискәннәр һәм әни белән баланы  медикларга тапшырганнар. Балага Аня дип исем кушканнар. Ул – гаиләдә өченче бала.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


бала ана капиталы булмас димә йөкле хатын

Нет комментариев