Марат Яруллин төркеме кастингына 300 биюче килгән
Кемне сайлаган?
Кызлар арасында популярлык казанган җырчы Марат Яруллин төркеме биючеләр өчен кастинг уздыра. Җырчы сүзләренә караганда, 300дән артык гариза килгән.
«300 гариза арасында 20сен сайлап алдык. Хәзер биючеләр «Гүзәлем» җырына бии. Бик күп талантлы яшьләр килде. Катнашкан барча биючегә дә рәхмәтлебез», - ди Марат үзенең социаль челтәрендә.
Марат әйтүенчә, ул 20 кеше арасыннан 5 биючене калдырган. Шуларның ничәсен эшкә алганлыгы турында әлегә әйтми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев