Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Марат Юнысов: «Синең яныңда хатын-кызлар күп – көнләшәм», - диләр миңа».

Кешенең эчке мохитен, чынлыкта нинди хәлдә яшәгәнен берәү дә белмәскә мөмкин.

Интернетта, социаль челтәрләрдә күп кешеләр белән аралаша, очрашуларга йөри башлагач, туганнар, танышлар арасында  көнчелек дигән төшенчә сизелә башлады. Блогымдагы, статустагы постларны, хикәяләремне, фотоларны күреп, карап баралар бит инде, беләм. Таныш булмаган кешеләр шатланып, ихластан сөенеп, уңай сүзләр яза. Ә якыннар арасында минем актив, позитив булуымны өнәмәүчеләр бар. Карап барсалар да реакция юк, үземә сиздермәсәләр дә, кеше аркылы сүз житкергәлиләр барыбер. Бу бит, кем әйтмешли, үзләре булдыра алмаганга көнләшеп карау, минемчә. Заманы шундыймы, кем белгән... Элек мондый нәрсә кешеләр арасында бик сизелми иде.

Тормыштан тагын бер мисал китерәм. Миңа бер танышым әйтте бу сүзләрне: «Көнләшәм мин синнән. Синең хатының юк, кешеләр белән очрашасың, янәшәңдә хатын-кызлар күп, кем белән телисең, шуның белән була аласың. Кайфуешь!» – ди. Шаккаттым. Ләкин хәзер андый кешеләргә игътибар итмәскә өйрәндем инде. Матур гына итеп жавап бирәм: «Минем тормышны яшәп карагыз, ялгыз ике бала үстерегез, хатыннарыгыздан башка. Ә инде теләсә кем белән булу... Алайса нигә гаилә кордыгыз, балалар тудырдыгыз?»

Мин барысы белән дә дусларча очрашам. Дуслыктан көнләшү кирәкмидер, минемчә. Безнең күңел сафлыгы нәкь менә шул дуслык белән көчле. Ә кешенең шәхси тормышыннан көнләшүгә килгәндә, бу – чын көлке. Аның бит эчке мохитен, чынлыкта нинди хәлдә яшәгәнен берәү дә белмәскә мөмкин. Тыштан елмайса да, эчтән янып яшидер ул бәлки?

Марат Юнысов.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язмышлар