Марат Мөхәммәдиев - Чаллының Мактаулы гражданины
Бу хакта БСМПда узган киңәшмәдә билгеле булды.
БСМПның элеккеге баш табибы, шәһәр Советының социаль мәсьәләләр комиссиясе рәисе Марат Мөхәммәдиевка Чаллының Мактаулы гражданины исеме бирелде.
Ул 2026 елның январыннан республика клиник онкология диспансеры баш табибы булып эшли башлады.
БСМПның узган елдагы эшчәнлегенә багышланган киңәшмәдә Чаллы мэры Наил Мәһдиев Марат Фәнис улына Чаллының Мактаулы гражданины исеме бирелүен әйтте.
- Ул иң яшь Мактаулы гражданин. Марат Мөхәммәдиев бу исемгә лаек. БСМП бер зур, тату гаилә булсын өчен күп эшләнде. Күп нәрсә җитәкчегә бәйле. Кешеләрне коткаручы дус команданы баш табиб, зур хәрефтән языла торган, зур йөрәкле кеше Марат Фәнисович булдырды.
Медицина җәмәгатьчелеге һәм шәһәр исеменнән һәм хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Сез, Марат Фәнисович, тәртипле, гадел, намуслы кеше. Яңа урында да шундый дус коллектив барлыкка килер, барсы да әйбәт булыр дип ышанабыз, - диде ул.
Бу сүзләрдән соң, БСМП коллективы элеккеге җитәкчесен басып алкышлады.
Көтелмәгән зур бүләкне алу шатлыгыннан Марат Мөхәммәдиев күз яшьләрен дә тыя алмады.
Күптән түгел Марат Фәнис улына ТР Рәисе Указы белән "Татарстанның атказанган табибы" дигән мактаулы исем бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев